Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Комиссия республика халкын исемнәрдәге һәм язулардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс игълан итте.
Минзәләлеләр, югарыда әйтелгән хаталарны тапсалар, «Халык контроле» системасына мөрәҗәгать итә алалар. Моның өчен Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә яки «Халык контроле»мобиль кушымтасыннан Файдаланырга кирәк. Кулланучы «исемнәрдәге һәм язулардагы хаталар " категориясен сайларга тиеш. Аннары тулы элмә тактадагы фотоматериаллар (аның нинди оешмага караганын күрергә кирәк) белән хәбәрнамә (хәбәр) җибәрергә, анда татар телендәге язулар һәм исемнәрдәге хаталар, мәгълүмати табличкалар, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан торак йортларның аншлагларында төгәл адресны күрсәтү мәҗбүри.
Конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2023 елның IV кварталында үткәрелә.