Минзәлә районы игенчеләре урып җыюны 60 процентка тәмамлаган

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Район хуҗалыкларында көзге бодай урып-җыю тәмамланды, һәр гектардан уртача 25,9 центнер җыеп алынды.

Районда иң югары уңыш буенча 4485 гектардан 27,7 центнер ашлык культуралары җыйган «Калмурзино» хуҗалыгы игенчеләре алда бара. Минзәлә ат абзарында 45 гектар арпадан 32 тонна уңыш җыелган.

Амбарларга барлыгы 63218 тонна ашлык кертелгән. Әлегә район буенча арпа - 24,3 ц/га, язгы бодай - 25 ц /га, борчак - 11,8 ц/га, сабан-18,3 ц/га.

Район буенча уртача уңыш гектардан 24,9 центнер тәшкил итә. Район буенча көзге бодайның 99,9 проценты, язгы бодайның 22,1 проценты , арпаның 56,3 проценты, борчакның 51,6 проценты җыелган. 

Кичә безнең район басуларында 48 комбайн эшләде һәм 2388 тонна ашлык суктырылды. 

2024 ел уңышы өчен 4732 гектарда туфрак әзерләү дәвам итә. Туфрак эшкәртүдә 9 агрегат эшли. Көзге чәчү өчен 11 мең гектардан артык җир әзерләнгән. 

Безнең белешмә. Тулаем республика буенча 603700 гектарда суктырылган. Амбарларга 1679,9 мең тоннадан артык ашлык кертелгән. Республикада һәр гектардан уртача 27,8 центнер җыялар.

http://menzela.ru/news/selo-i-ego-lyudi/zemledelcy-menzelinskogo-raiona-zaversili-60-procentov-uborocnyx-rabot

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International