«Полянка» шәһәр читендәге сәламәтләндерү лагеренда ата-ана каравыннан мәхрүм калган ятим балалар һәм ОВЗ белән авыручы балалар өчен спорт бәйрәме узды. Бу чара барышында лагерьда ял итүче балалар уен формасында ВФСК ГТО нормативларын үтәделәр.
Шулай ук бәйрәмдә Минзәлә мәктәп-интернаты хезмәткәрләренә ВФСК ГТО отличие билгеләре тапшырылды.
- Отличие билгеләренә нормативларны мәктәп-интернат хезмәткәрләренең 80% үтәгән. Уку йорты директоры Нурхади Гыйльфанов спортның балаларга гына түгел, ә мәктәп хезмәткәрләренә дә сәламәт тән һәм рухны саклау өчен кирәк булуын билгеләп үтте, - дип хәбәр итте Минзәлә районында ГТО буенча белгеч Дарья Липина.

