Муниципаль юл фонды программасы кысаларында шәһәрдә дүрт автобус тукталышы төзекләндереләчәк. «Лига» төзелеш компаниясе янындагы тукталыш территориясендә төзелеш эшләре ахырына якынлаша. Анда «Автострой»ПКФ ҖЧҖ юл эшчеләре эшли. Шушы көннәрдә биредә асфальт салачаклар.
- Муниципаль юл фонды программасы буенча шәһәрдә дүрт тукталышка керү юллары киңәйтеләчәк. Бу «Лига» янындагы тукталышлар, Мелиорация ПМК янында, Октябрь-Төзелеш һәм Октябрь-Губкин урамнары киселешендә тукталышлар. Шулай ук бу программа буенча «Ангелина» сәүдә үзәге янында юлда ясалма тигезсезлек ясалачак. Шәһәрдә яңа юл билгеләре һәм җәяүлеләр үтү урыннары барлыкка килде. Болар барысы да Минзәлә халкының иминлеге өчен эшләнә, - дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шәйсуваров.
http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinske-rassiriaiutsia-podieezdnye-puti-k-ostanovkam