Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматлары буенча, барлыгы 20945 гектарда суктырылган.
Шуларның 13907 гектарында көзге бодай, 3991 гектарында арпа, 2100 гектарында язгы бодай, 847 гектарында борчак, 100 гектарында сабан җыелган. Амбарларга барлыгы 53846 тонна ашлык кертелгән. Бүгенге көндә көзге бодайның уртача уңышы 26,3 ц/га, арпаның 26,9 ц/га, язгы бодайның 25,6 ц /га, сабанның 18,3 ц/га тәшкил итә.район буенча уртача уңыш гектардан 25,7 центнер тәшкил итә.