Соңгы сөйләшүдә ул ялга кайтачагын әйтте

2023 елның 7 августы, дүшәмбе

Тагын бер якташыбыз махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булды.

Хуҗәмәт егете Айдар Миргалимовның тормышы аның яшьтәге күпчелек якташларының тормышына охшаш. Мәктәп — уку йорты армия. Аннары хезмәт юлы.
Чаллыда соңгы эш урыныннан хәрби операциягә мобилизация буенча китә.

Бик тырыш, эш сөючән егет иде. Әти-әнисенә хуҗалыкта ныклы таяныч була. Без бергә балык тотарга барганыбызны сагынып кына искә төшерәбез», — диделәр сыйныфташлар.

Айдар ялга кайтырга җыенганда, чит ил еракка очучы ракетасы яшь тормышын өзә.

Батырлык ордены белән бүләкләнгән якташыбызны соңгы юлга озатырга район башлыгы Айдар Сәлахов, йөзләгән авылдашлар, якташлар, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район имам-хатыйбы Рәмзил хәзрәт килде.

Аларның тирән эчтәлекле, кайгылы сүзләрен безнең төркемдәге видеоларда күрергә мөмкин.

Геройны дини йолаларны үтәп һәм хәрби хөрмәт күрсәтеп авыл зиратында җирлиләр.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-poslednem-razgovore-skazal-cto-vernetsia-v-otpusk

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International