Әлфия Когогина: Президент йөкләмәсен үтәү өчен гражданнарны МФО тарафыннан җинаятьләрдән яклаучы закон кабул ителде
Дәүләт Думасы гражданнарны микрофинанс оешмалары тарафыннан закон бозулардан яклаучы законны соңгы укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «закон Президентның физик затлар мәнфәгатьләрен яклауның нәтиҗәлелеген арттыру турындагы йөкләмәсен үтәү өчен әзерләнгән. Дәүләт микрофинанс оешмаларының эшчәнлеген контрольгә алачак. Мондый контрольне Федераль суд приставлары хезмәте башкарачак. ФССП коллектор оешмалары реестрына охшаш итеп МФО исемлеген алып барачак. Үзгәрешләр гражданнарны МФО тарафыннан закон бозулардан сакларга тиеш.
Документ микрофинанс оешмаларына таләпләрне билгели һәм аларның бурычлылар белән үзара эшчәнлеген регламентташтыра. МФО таләпләрен бозган өчен гражданнардан бурычларын түләтү буенча эшчәнлек алып бару тыелачак.