Узган чор 2023 елның августында тәмамлангач яңа гаризаны июль аенда бирергә кирәк! Бу очракта сезнең керемнәр 2022 елның 1 июненнән 2023 елның 31 маена кадәр исәпкә алыначак.
Айлык пособие күләме гариза бирүченең һәм аның тормыш иптәшенең 12 айлык керемнәренә бәйле. Анда хезмәт хакы, пенсияләр, стипендияләр, социаль түләүләр, кертемнәрдән кергән керемнәр һ. б. кертелгән.
Сезнең уңайлылык өчен карточкада 2023 елда түләүләрне билгеләү өчен исәп-хисап вакыты турында сөйләделәр.
Бердәм пособие ничек рәсмиләштерергә, түләү даталары турында безнең каналда да белергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, 2023 елның 1 гыйнварыннан 3 яшькә кадәрге, шулай ук 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәрге һәм 8 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге беренче һәм өченче яки аннан соңгы балаларга түләүләрне берләштергән бердәм пособие. Түләү шулай ук бер елга билгеләнә.
