Дәүләт Думасы партнерлык (ислам) финанслау буенча эксперимент үткәрүне күздә тоткан закон проектын өченче укылышта кабул итте. Эксперименталь режим агымдагы елның 1 сентябреннән башлап ике ел дәвамында Татарстан, Башкортостан, Дагыстан һәм Чечняның дүрт пилот төбәгендә гамәлдә булачак.
Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «соңгы ун ел дәвамында Россия Федерациясенең кайбер субъектларында партнерлык финанслау модельләренә нигезләнгән проектларны гамәлгә ашыруда уңышлы тәҗрибә тупланды. Шул ук вакытта финанс базарының әлеге сегментын үстерү системалылыкны һәм аны көйләү сыйфатын арттыруны, булган хокукый киртәләрне бетерүне таләп итә. Ислам банкингын гамәлгә кертү буенча эксперимент үткәрүдән Россия Федерациясенең бөтен территориясендә партнерлык финанслау өчен уңай хокукый шартлар тудыру көтелә, бу илнең икътисади үсеше бурычларына, бизнесны үстерүгә, Ислам хезмәттәшлеге оешмасына әгъза ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итүгә ярдәм итәчәк, бу санкцияләр басымы шартларында аеруча актуаль».
Килешүләр төзегәндә, экспериментта катнашучылар процент ставкасы рәвешендә күрсәтелгән бүләкне билгели алмаячаклар, уен бизнесын, тәмәке һәм алкоголь продукциясе, корал, сугыш кирәк-яраклары җитештерүне финанслый алмаячаклар яки мондый товарлар белән сәүдә итә алмаячаклар.