Минзәләдә патриотик лагерьның 3 сменасын ачу тантанасында СВО катнашучысы да катнашты

2023 елның 19 июле, чәршәмбе

Контракт буенча хезмәт итүче разведка батальонының медицина пункты фельдшеры сержант Анастасия ике атналык ялга Минзәләгә әнисе янына кайтты. Ул ике медаль белән бүләкләнә: «Сугышта батырлыклары өчен» медале һәм «Жуков медале».

"Растим патриотов «хәрби патриотик палаткалы лагеренда 3 смена башланды. Монда курсантларны 4 сменада кабул итәләр. Әйе, нәкъ менә шушы лагерьда ял итүчеләрне курсантлар дип атыйлар, анда алар, отрядларга түгел, ә взводларга бүленеп, башлангыч хәрби әзерлек үтәләр, спорт белән шөгыльләнәләр, катыланалар, патриотик тәрбия алалар, саф һава сулыйлар, палаткаларда яшиләр. 
Лагерьның 3 сменасында 133 курсант җыелган. Әлеге лагерьда ял итү өчен балалар теләк белән безнең районнан гына түгел, республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан да киләләр. Лагерь сменасын ачу тантанасында һәр взвод үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтә: патриотик темага шигырьләр укыйлар, җырлыйлар һәм бииләр. Лагерьны күп еллар дәвамында җитәкләгән Эльвира Гиргирчик курсантларга үзенең эчкерсез теләкләрен белдерде.

Бу лагерьда Түбән Камадан Татарстан кадет корпусы кадетлары да теләп ял итә. Алар белән лагерьга аларның командирлары да килә. Кадет корпусы тәрбиячесе Евгений һәр ел кадетлар белән сменаларга йөри. Ләкин быел килә алмады, чөнки СВО катнаша. Ул тәрбияләнүчеләрен бик сагына һәм сугышчылар белән бергә үз зонасыннан тавыш хәбәрен яздыра һәм бу хәбәр тантаналы ачылышта яңгырый. Тәрбиячеләр дә, тәрбияләнүчеләр дә күз яшьләре белән сугышчыларның яхшы теләкләрен һәм үгет-нәсыйхәт сүзләрен тыңладылар. 
Курсантларны лагерь сменасы башлану белән котларга разведка батальонының медицина пункты фельдшеры сержант Анастасия дә килә, ул инде бер елдан артык контракт буенча СВО зонасында хезмәт итә. Ул бүгенге көндә Минзәләдә ике атналык ялда. 

- Туган илегезне яратыгыз, аның белән горурланыгыз. Кыю һәм батыр булыгыз. Иң яхшыга ышаныгыз. Без һәрвакыт алда булачакбыз, дошманга үтеп керергә ирек бирмәячәкбез. Җиңү безнең якта булачак!
Лагерь сменасын ачу тантанасыннан соң «Мензеля-информ» журналисты Анастасия белән аралаша алды. 
Анастасия Минзәлә медицина училищесын тәмамлый. Укуны тәмамлагач, үзенең хезмәт эшчәнлеген Чаллы шәһәренең инфекцион хастаханәсендә башлый. 

- Бу больницада бер ел эшләгәннән соң, мин аның үземнеке түгеллеген аңладым. Мин контракт буенча хезмәт итәргә булдым һәм хәрби комиссариатка мөрәҗәгать иттем. Документлар җыя башладым. Телеграмма килде. Мин җыелдым һәм Казанга киттем, ә аннан мине Көньяк Осетиягә җибәрделәр инде. Анда мин разведка батальонының медицина пунктында санитар инструктор вазифасын кабул иттем һәм хезмәт итә башладым. Беренче контрактны мин 2014 елда имзаладым, - дип истәлекләре белән уртаклаша фельдшер.
Хезмәт барышында ул медицина хезмәткәренең ярдәме таләп ителгән төрле урыннарда була. «Ковид» эпидемиясе вакытында Анастасия, көчен кызганмыйча, Туланың «Кызыл зонасында» эшли. Махсус хәрби операция башлангач, бу фидакарь кыз читтә калмаган.

- Частьта безнең база командиры башта хатын-кызларны үзенекеләргә җибәрмәде, ә малайлар төркемнәрдә китте. Ләкин мин үземне дә җибәрүләрен сорадым. 2022 елның май аенда мин беренче тапкыр СВОга килдем. Лазаретта сугышчыларга медицина ярдәме күрсәтәбез. Дежур машина бар, әгәр кемгәдер безнең ярдәм кирәк икән, безгә фронтка да чыгарга туры килә,-ди кыю кыз. 
Шулай ук сөйләшкәндә Анастасия, хәлләр төрле булуга карамастан, сайлавына бер тапкыр да үкенмәвен өстәде. » Минем төп бурычым — сугышчыларның гомерен саклап калу, оператив рәвештә беренче ярдәм күрсәтү", — ди ул.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/na-torzestvennom-otkrytii-patrioticeskogo-lageria-v-menzelinske-prisutstvovala-i-ucastnica-svo

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International