Юниорлар арасында йөзү буенча ярышлар Пензада 11-15 июльдә уза.
Татарстан җыелма командасы составында аларда Минзәлә шәһәренең «Юбилейный» урта мәктәбе тәрбияләнүчесе Ярослав Соколовский (тренеры — Каюмов Н. Ф.) катнаша. Ярышларның икенче көнендә, 12 июльдә Ярослав 200 метр дистанциядә (комплекслы йөзү) 3 урынны яулый.
Исегезгә төшерәбез, элегрәкhttp://ранее Ярослав үзенең яраткан 400 метр дистанциясендә (комплекслы йөзү) Россия-Кытай уеннарында алтын медаль яулаган иде.
Минзәлә шәһәренең "Юбилейный" урта мәктәбе архивыннан фото.
http://menzela.ru/news/sport/iaroslav-sokolovskii-uspesno-vystupaet-na-pervenstve-rossii