Керем банктагы барлык кертемнәрне яки аның буенча процентларны гына исәпкә алырмы?
Уртача җан башына керемне исәпләгәндә керемнәр турында мәгълүматлар банклардагы кертемнәр буенча процентлар (хисаплардагы калдыклар) рәвешендә исәпкә алына.
Әгәр мин акцияләр сатып алсам, аларны керемгә санарлармы?
Уртача җан башына керемне исәпләгәндә кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләр буенча алынган дивидендлар, процентлар һәм башка керемнәр исәпкә алына.
Әгәр баланың әтисе Россия Федерациясе гражданы булмаса, бердәм пособие алырга мөмкинме?
Төп шартларның берсе-РФ гражданлыгы һәм РФ территориясендә балага гариза биргән ата-ананың һәм гариза бирелгән баланың даими яшәве.