2023 елның 11-17 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә урыннарда урманнарның югары (4 класс) һәм гадәттән тыш (5 класс) янгын куркынычы сакланачак.
Казан буенча:
Үзгәрешле болытлылык. Явым-төшемсез. Җил көньяк, көньяк-көнбатыш 611 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр.төнлә һаваның минималь температурасы +11..+13˚. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+22˚.
Идел буе һәм Көнбатыш Кама алды (Кайбыч, Югары Ослан, Апас, Кама Тамагы, Чүпрәле, Буа, Тәтеш, Яшел Үзән ,Биектау, Лаеш, Питрәч, Әтнә, Арча, Балтач, Саба, Теләче, Балык Бистәсе, Кукмара, Мамадыш муниципаль районнары)буенча:
Үзгәрешле болытлылык. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез аерым районнарда яшен. Җил көньяк, көньяк-көнбатыш 611 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр; яшен вакытында 1518 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +11..+14˚. Көндез һаваның максималь температурасы +19..+22˚.
Көнбатыш Кама аръягы буенча (Спас, Әлки, Алексеевск, Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Нурлат, Чирмешән муниципаль районнары):
Үзгәрешле болытлылык. Төнлә явым-төшемсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, аерым районнарда яшен. Җил көньяк, көньяк-көнбатыш 611 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр; яшен вакытында 1518 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +9..+12˚. Көндез һаваның максималь температурасы +20..+23˚.
Көнчыгыш Кама алды һәм Кама аръягы (Алабуга, Менделеевск, Агерҗе, Түбән Кама, Зәй, Сарман, Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы, Тукай муниципаль районнары һәм Яр Чаллы шәһәр округы)буенча:
Үзгәрешле болытлылык. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көндез аерым районнарда яшен. Җил көньяк, көньяк-көнбатыш 611 м/с, урыны белән 14 м/с кадәр; яшен вакытында 1518 м/с.төнлә һаваның минималь температурасы +10..+13˚.Көндез һаваның максималь температурасы +21..+24˚.