Минзәләдә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә бәйрәм узды

2023 елның 7 июле, җомга

Бүген, 2023 елның 7 июлендә, М.Җәлил исемендәге паркта «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»бәйрәменә багышланган бәйрәм чарасы узды. Чара кунакларын район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Неля Бикеева котлады.

Минзәлә районының үрнәк һәм хөрмәтле гаиләләренең берсе, Дмитрий Павлович һәм Гөлдәр Тимур кызы Юзмановлар гаиләсе «мәхәббәт һәм тугрылык өчен»медале белән бүләкләнделәр. «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале РФ оештыру комитеты тарафыннан булдырылган иҗтимагый бүләк булып тора. Бу бүләк белән ватандашлары арасында үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә ныгытмасы белән танылган, шулай ук уртак хезмәт белән тәэмин ителгән иминлеккә ирешкән, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары тәрбияләгән ир белән хатын бүләкләнә.

Юзмановлар гаиләсе районда, Яңа Мәлкән авылында кешеләргә карата яхшы мөнәсәбәтләре белән яхшы билгеле, авылдашларының абруен һәм хөрмәтен яулый. 47 ел элек йөрәкләрен берләштереп, алар бергә яшәгән еллар аша бер-берсенә мәхәббәт, тугрылык һәм эчкерсез хөрмәт кичерделәр. Алар дүрт бала үстергәннәр. Барлык балалар да тәрбияле, эш сөючән, әти-әниләре кебек эшлиләр. Ике улы бүгенге көндә  СВОда катнашалар.

Бу көнне шулай ук 45, 50, 55, 60, 65 ел бергә яшәгән һәм бүгенге яшьләр өчен үрнәк булган гаиләләрне дә котладылар. Бәйрәмгә юбилярлар балалары һәм оныклары белән килделәр.

Барлык кунакларга да сәхнәдән алып баручылар игелекле хуҗалар, тугры ир-хатыннар, кайгыртучан ата-аналар булырга теләделәр.

Котлаулар иҗади чыгышлар белән үрелеп барды, кунаклар алдында фольклор, вокал һәм бию коллективлары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International