Районыбызның Җәмәк авылы егете Искәндәр Гыйлаҗев Чаллы шәһә-ренең Кама политехника институтының автомеханика факультетында өченче курста укый. Быел Искәндәр “Тайфун” кушаматлы атта 8 Сабантуйда катнашып, барысында да призлы урыннар яулады, бишесендә, шул исәптән Минзәлә район Сабантуенда да, беренчелекне алды.
– Атлар белән кечкенә-дән үк кызыксынам, бабам да, әтием дә ат караучылар иде. Ә Сабантуйларда алты ел рәттән катнашып киләм, – ди Искәндәр. Һәм ул кечкенәдән үк (мәктәптә 6 нчы сыйныфны тә-мамлаган җәйдән алып) һәр елны “Мензелинские зори” агрофирмасы Калинин хуҗалыгында ферма сыерларын көтә. Бу аның малларны яратуы һәм гаилә бюджетына шактый гына өстәмә кертүе.
Атның хуҗасы Нургали Гыйлаҗев тормыш иптәше Рәйханә белән гомере буена терлекчелектә эшләүчеләр. Алар “Тайфун”ны ел буе яхшы-лап тәрбиялиләр, чабышка әзерлиләр. Яхшы тәрбия алган ат исә хуҗаларын сынатмый.