Акчалата премияләрне тапшыру тантанасының чираттагысы “Мензелинские зори” агрофирма- сының Николаевка хуҗа- лыгы басуында үтте. Югары күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларны район җитәкчесе Айдар Салахов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты, Чаллы КХПсы генераль директоры Алмаз Шәрипов үзләре махсус килеп Миңнур Батыршин, Иван Буреев, Андрей Кауров, Владимир Липин, Айдар Насыйровка (өстәге рәсем) район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын, өчәр мең сум күләмендә премия тапшырдылар. Премия- ләр тапшырганнан соң алар комбайнчыларга мөрәҗәгать итеп болай диде: сез бер бригада, бер гаилә булып эшлисез, моннан соң да сынатмагыз, уракның һәр минуты кадерле, бүгенгесе көндә безнең төп бурычыбыз булган кадәре икмәкне җыеп алу. Бүген сезгә бөтен район карап тора, комбайннарыгыз зур, сез берничә кеше эшли торган эшне бер үзегез башкарасыз. Техника куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Бу зур хәзерге комбайннарны эшләтер өчен тәҗрибә, җитез, тере һәм өлгер булырга кирәк. Ашлыктан башка ит тә, сөт тә һәм башка продукция дә була алмый. Ашлык бөтенесенә дә башлык, дип билгеләп узды район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов.
Аннары алар шушы ук агрофирманың Калинин хуҗалыгы басуына юнәлделәр. Алар анда Айрат Мөбәрәкшин, Зиннур Гыйльфанов, Марсель Миңнемөхәммәтов, Илгизәр Ярмиев, Рәис Абдуллин, Руслан Андреев, Айрат Бикмурзин, Салават Ярмиевкә (астагы рәсем) район башкарма комитеты җитәкчесенең Рәхмәт хатын һәм акчалата премияләр тапшырдылар. Урып-җыюның югалтуларсыз баруында матди кызыксындыру чараларының әһәмияте зур, “Мензелинские зори” агрофирмасы комбайнчылары бер-берсе белән ярышып, ярдәмләшеп эшлиләр.
Комбайнчыларга агитбригада әгъзалары үзләренең җыр-моңнарын бүләк ит- те. Бүләкләгәннән соң алдынгы комбайнчылар тимер “атлар”ына утырып арпа сугуга керештеләр