Башта безнең төзүчеләр техника күргәзмәсен карадылар. Анда мини экскаватордан алып зур тракторлар, автомашиналар, ягъни 75 метрга чаклы күтәрә торган кран һәм башка төзелеш эшләрен башкара торган бик күп техника куелган иде. Бульдозер чүмече белән йомыркага тию һәм башка тамашаны халык шаккатып карады. Аннары безнең төзүчеләрне төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының урынбасары Алмаз Әхмәтшин, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов тәбрикләделәр. Республика Президенты һәм хөкүмәте исеменнән рәхмәт сүзләре җиткер-деләр. Бу бәйрәм изге, мәңгелек һөнәр ияләренә
тирән ихтирам билгесе, диелде. Алмаз әфәнде Олег Ильин, Рәҗәп Мортазинны (икесе дә “ПМК Мелиорация” ААҖдән), Руслан Кәримовны (“СфераСтрой” ҖЧҖдән) төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрының Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Аннары төзүчеләрне тәбрикләргә барган район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре үзләренең җыр-моңнарын бүләк иттеләр.
Республикада һәм районда төзелеш комплексына зур күләмдә инвести-
цияләр салына, тармак яңарыш кичерә. Бу мөһим тармакның киләчәге зур. Районыбызның төзелеш комплексы да респуб-ликада төшеп калганнардан түгел. Район җитәкчелеге бу тармакны үстерүгә зур игътибар бирә, һәрдаим ярдәм итә. Заманча технологияләр кертелә, үз эшләрен яхшы белгәннәр хезмәт сала. Болар барысы да район җитәкчелеге куйган бурычларны тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. 2012 елда “ПМК “Мелиорация“ ААҖ – 92, ”Лига” ҖЧҖ – 56, “Гарант Плюс” ҖЧҖ – 32, “Монолит” ҖЧҖ – 15, “СфераСтрой” ҖЧҖ 16 млн сумлык эш башкарган. Гомумән, безнең төзүчеләр узган елда барысы 250 млн сумлык эш башкарганнар. Шушы ук оешмалар быел да төзелеш эшләрен киметмиләр.
Бәйрәмнең икенче өлешендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сабантуйга җыелган төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте. Ул төзүчеләрне быелгы елның төп геройлары дип мактап та алды. Мактамый мөмкин дә түгел: республикада соңгы биш ел эчендә 10 млн кв метрдан артык торак файдалануга тапшырылган, дистәләрчә спорт объектлары, метро төзелгән, юллар салынган. Алга таба да эшне шундый темпта дәвам итәргә дип, үзенең сүзен тәмамлады. Республика җитәкчесе бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләрен тапшырды. Гомумән, безнең төзүчеләр республика тулай кеременең 14 процентын эшлиләр.
Бәйрәм азагында кунакка килгән төзүчеләр мул аш табыны артында сыйландылар, бәйрәмгә барган төзүчеләрнең күңелләре булып кайтты.