«Ялкын» яшьләр үзәгендә урнашкан тегү остаханәсендә алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев район башлыгы Айдар Сәлахов озатуында булды.
Азат Кыям улының тегү остаханәсе өчен зур бүләге чигү машинасы һәм профессиональ оверлок булды.
Сайлау хокукы һәм сайлау процессы, сайлаучыларның хокукый һәм сәяси культурасын күтәрү мәсьәләләре буенча иң яхшы эшләре өчен Яшьләр үзәге хезмәткәре Садреева Аделина, «Атмосфера»Бөтенроссия конкурсының төбәк этабында катнашучы бүләкләнде.