Раиса Григорьевна 31.03.1932 Минзәлә районының Ирекле Тимерхан авылында туа.
12 яшьтән «Красная Поляна» колхозында төрле эшләрдә эшли башлый. Счетовод, хисапчы булып эшли. 1969 елда гаиләләре белән Минзәлә шәһәренә күчеп киләләр. Заготконторада төрле эшчеләр булып эшли.
Раиса Григорьевнаның бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында мактап хезмәт иткән өчен»медале белән бүләкләнгән. Ире белән 3 бала үстерәләр. Әбинең 6 оныгы, 8 оныкчыгы бар. Балалары һәм оныклары көн саен аның янына килеп, аны тәрбиялиләр.
Хөрмәтле Раиса Григорьевна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов.