Нәгыйделбанат Динмөхәммәт кызы 1928 елның 30 мартында Минзәлә районының Иске Мәлкән авылында туа.
15 яшеннән сөт җыеп, авылдан шәһәргә ташый. 1946 елдан 1947 елга кадәр Пермь шәһәрендә патефон заводында эшли. 1947 елда туган авылына кайта, төрле эшләрдә эшли, урман кисә. 1955 елда кияүгә чыгып, гаиләсе белән Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылына күчеп килә, Минзәлә районының Тукай исемендәге колхозында фермада эшли. 1968-1983 елларда лаеклы ялга чыкканчы Иркәнәш урта мәктәбендә бина җыештыручы булып эшли.
Нәгыйделбанат Динмөхәммәт кызының бик күп Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары бар, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән. Ире белән 3 бала үстерәләр. Әбинең 5 оныгы, 6 оныкчыгы, 1 оныкчыгының баласы бар.
Хөрмәтле Нәгыйделбанат Динмөхәммәтовна!
Туган көнегез белән чын күңелдән котлыйм!
Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер, яхшы кәеф, туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибарын телибез.
Минзәлә муниципаль районы Башлыгы Айдар Сәлахов.