Минзәлә шәһәре урамнарында һәм авыл җирлекләрендә махсус техника эшләвен дәвам итә. Суүткәргеч торбаларны, суүткәргеч каналларны чистарталар һәм проблемалы участоклардан кар суларын агызалар.
Эшләр план режимында алып барыла.
Максат - кар эрегән вакытта йорт яны территорияләрен су басуга юл куймау.