Ындыр табагы – уракның үзәге

2013 елның 2 августы, җомга

– Бүген үк инде җитәрлек күләмдә уҗым культурала- рының орлыгын амбарларга салып куйдык. Калган ашлык җентекләп тазартыла, ти­ешле сыйфатка җиткерелә һәм агрофирманың башка бүлекчәләренә дә озатыла, – дип, үз кул астындагы шактый зур ындыр табагы белән та­ныштыра Венера Әхмәтшина.

Әйтергә кирәк, Аю авылының механикалаштырылган ындыр табагында идеаль тәртип. Со­вет чорында ук төзелгән нык- лы амбарлар, ашлык тазарту агрегатлары, транспортерлар, башка техника барысы да саф­та. Мондый күренеш, куанычка күрә, районыбызның кайбер хуҗалыкларын исәпкә алма­ганда, барлык хуҗалыкларга да хас дияргә була. Бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкны киң бил­геле банкротлык процедура­сы да ничектер кешечәрәк үткән. Ә бит районыбызның Бикбау авылы фермаларын­да, Коноваловкадагы терлек симертү комплексындагы мал эчерү улакларына кадәр ту­ракладылар, йөз ел утырыр­лык тимер капкалар, торбалар металл калдыгына әверелде һәм кемнәрнеңдер кесәсенә шыгырдавык кәгазь төсендә кереп ятты. «Саткач – сатар­га, җимергәч – җимерергә!» – күрәсең, банкротлык проце­дурасы шундый девиз астында үткәрелде. “Бездән соң үлән дә үсмәсен!” дигәндәй. Ә бит авыл кала, халык кала. Шул халык­ка яшәргә, кайдадыр эшләргә кирәк. Шөкер, аюлылар бу хак­та уйлый белгәннәр.

Аюлылар хәзер эшле һәм ашлы. Аю авылының ын­дыр табагы һәм келәтләре урак чорында гына түгел, ел әйләнәсенә эшли. Эшләгәнгә эше табылып тора. Быел гына да складлар ремонтланган, идәннәре алыштырылган, тиздән өсте ябулы токка бетон алып кайтып җәю күздә тотыла.

Бүген инде «Якты юл» хуҗа- лыгының ындыр табагында эш тулы куәтенә бара. Ул урып- җыюның үзенчәлекле штабына әверелгән. Суктырылган 6 мең центнердан арыш монда кайт­кан, шуның 5 мең центнерга якыны дәүләткә, ягъни Мама­дыш, Мөслим, Чистай элева­торларына озатылган. Биредә 150 тонна арыш, 140 тонна көзге бодай һәм 140 центнер борчак киләсе ел уңышы өчен орлык­ка салынган. Амбарда чират­лашып бюджет хезмәткәрләре икешәр смена хезмәт куя­лар. Машинистлар Җәүдәт Мөхәммәтҗанов, Мәзгәр Гали­ев эшенә тел-теш тидерерлек түгел, шоферлар Флүр Латый­пов, Васил Сәлимгәрәев ам­барга кайткан ашлыкны склад­ларга кертәләр, агрофирманың башка бүлекчәләренә илтәләр. Амбар эшчеләре Альберт Му­син, Азат Фәрдиев, Светлана Забеднова, Ильфир Әхмәтшин, Екатерина Кузнецова тырышып хезмәт куя. Ә үлчәүче Хөмәйрә Харисова эшен төгәл башкара, җаваплы карый, сводканы ва­кытында бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International