“Татмедиа”ның Минзәлә филиалы икътисадның нигезен тәшкил иткән стимулларны, хезмәткә мотивацияне үзендә генә түгел, район икътисадының аерылгысыз өлеше булган авыл хуҗалыгында да кулланырга омтыла. Ике ел рәттән урактагы күрсәткечләре өчен комбайнчыларны, 2012 ел нәтиҗәләре буенча иң күп савымга ирешкән савымчыны хөрмәтләде.
Быел да урак өстендә иң беренче булып 5000 центнер суктырган комбайнчыга кубок тапшырылды. Быел безнең хөрмәткә “Чулман” агрофирмасы комбайнчысы Илгиз Шияпов ия булды. Бер факт: былтыр иң соңгы бүләгебезне дә ул алган иде. Без быел да 10, 15, 20 мең центнер һәм аннан күбрәк ашлыкны беренче булып суктырып алган комбайнчыларыбызга Минзәлә символы булган күпер төшерелгән картина бүләк итәчәкбез.
Илгиз турында газетада күп язылды. Быел ул кыш көне Балтай комплексында силос, сенаж төяп торучы тракторда эшләгән.
Шияповларның балалары үсеп җитеп читтә эшлиләр инде. Игътибар итегез, малае әтисе кебек механизатор. Билгеле, яшь кеше яхшы хезмәт хакы эзләп читкә киткән.
Хуҗалык җитәкчеләре билгеләгән стимул – ашлыкны алып Шияповлар рәхәтләнеп мал симертәләр.