Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре,М. Сәлимҗанов исемендәге премия лауреаты Роберт Шәйхил улы Шәймәрданов вафат булды.

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Роберт Шәймәрданов 1963 елның 23 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Татар Шураны авылында туа.

Алабуга мәдәни-агарту училищесын, 1989 елда Казан мәдәният институтын тәмамлый. 1992 елда Р. Шәймәрданов Минзәлә драма театры директоры итеп билгеләнә. Ул театр тормышында бик катлаулы чорга килгән: озак елларга бинада сузылган ремонт, өлкән артистлар пенсиягә чыга, коллектив тотрыксыз. Нәкъ шул вакытта аның яшь энергиясе, дәрте, инициативасы, ныклыгы җиңә. 1992 елда гына аның тырышлыгы белән театр 5 яңа машина белән тулыланды. 1999 елда ТР Президенты ярдәме белән реконструкцияләнгән бина ачыла, бөтен яктан яшьләр җыела, сүнмәс иҗат ялкыны кабына – театр яңа сулыш ала. Директор буларак, ул театр ветераннарының хәтерен мәңгеләштерү өчен күп эшләде. Роберт Шәйхил улы тырышлыгы белән театрга нигез салучы Сабир Гаделҗан улы Өметбаев исеме бирелде. 2013 елның 22 мартында Роберт Шәймәрдановка 50 яшьлек юбилее уңаеннан Сабир Өметбаев исемендәге премия тапшырылды.

РФ Президенты В. В. Путинның 2014 елның 2 маендагы 290 нче Указы белән күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасы дәүләт автоном мәдәният учреждениесе директоры Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Шәймарданов Роберт Шәйхил улы Россия Федерациясе Президенты Указы белән II дәрәҗә "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены медале белән бүләкләнде.

Роберт Шәйхелевич Шәймәрданов – армый – талмый җитәкче, олы йөрәкле кеше турындагы якты хатирәләр безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

Роберт Шәймәрданов белән хушлашу театр бинасында узачак. Вакыт турында өстәмә хәбәр итәрбез. Туган авылында җирләнәчәк.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/usel-iz-zizni-zasluzennyi-rabotnik-kultury-respubliki-tatarstan-laureat-premii-immsalimzianova-rober

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International