Отчетсыз акча юк

2013 елның 16 июле, сишәмбе

Авыл хуҗалыгы техникумында капиталь ремонт темпы нык сүлпәнләнде. Төзүчеләр үз акчаларына бераз эш башкарганнар, әмма КС тапшырылмагач, ГИСУ акча күчермәгән. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов әлеге объектта булып, төзүчеләргә һәм ГИСУ вәкиленә бер атна эчендә документларын тәртипкә китерергә кушты. Параллель рәвештә сметада каралган эшләрне тизләтү кирәклегенә дә басым ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International