Аэроклуб базасында урнашкан “Десантник” хәрби-патриотик лагеренда һәр иртә шулай башлана. Чын мәгънәсендә хәрби шәһәрчек бу. Иң беренче итеп контроль- тикшерү пунктын узасы, ә анда тәүлек буе кизү торалар – лагерь территориясенә чит кеше керергә тиеш түгел. Ә алда, уң якта, алты палатка корылып куелган.
“Иң мөһиме оештыруның ныклы булуы. Лагерьда һәрнәрсә күзәтү астында, әлбәттә, өлкәннәр һәрдаим ярдәм итеп торалар. Үсмерләрнең ялын кызыклы һәм файдалы итеп оештыру зарур. Биредә тәрбияләнүчеләр тора-бара үзләренә социаль куркыныч булып торган наркомания, алкоголизмнан, башка яман гадәтләрдән ерак торган фикердәшләр таба, алар белән тыгыз элемтәдә тора”, – дип сөйләде безгә Түбән Кама кадет мәктәбеннән килгән лагерь начальнигы урынбасары Риф Гарипов.
Биредә тәрбияләнүчеләр чын мәгънәсендә батырлык, патриотизм мәктәбе уза. Алар солдат тормышы белән таныша, Ватан сакчысы белергә тиешле бар күнекмәләрне өйрәнә. Комплекслы махсус тренинг (үсмерләргә яраклашкан методикалар буенча), сугышчан тревога, туристлык, медицина һәм утлы корал белән эш итү буенча әзерлек узалар алар.
“Быел лагерьда үзебез теләгәнчә шартлар тудырылды. Смена ахырында смотр уздырдык. Чын команда тупланган! Бу инде бирегә беренче тапкыр килеп, “Әни янына кайтам!” “Ашыйсым килми!” дип еламсыраган балалар түгел. Дөрес, беренче өч көндә авыргарак туры килә. Аннары аппетит белән ашыйлар, өйгә кайтасы килү дә онытыла. Аларга карыйм да, бу дөньяда юкка яшәмим икән, дигән фикергә киләм,” – ди кадет интернат-мәктәбе укытучысы Раиф Галиев.
“Бик ошый. Беренче көнне үк җайлаштым. Буш вакыт булмау һич тә борчымый, чөнки даими төстә тренировкаларга йөрим. Гомумән, шәп урын бу! Сәламәт яшәү рәвеше алып барабыз, шөгыльсез тормыйбыз. Мондый лагерьларда булырга өлгермәүчеләр бирегә килеп, үз күзләре белән күрсеннәр иде. Характерны чыныктыра”, – дип үз фикерен белдерде Түбән Кама егете Айдар.
Регина Миргалимова исә бигрәк тә шат: “Коллектив бик ошады, дустанә мөнәсәбәттә яшәдек, бик тиз күнектем. Безнең районда да шундый лагерь булсын иде. Үзем генә барып калмыйча, дусларымны да шунда дәшәр идем,” – диде ул.
“Мондый лагерьлар егет- ләрне хәрби хезмәткә әзерли. Лагерьда ошамаса, ни кадет корпусында, ни хәрби хезмәттә – беркайда да кызыксыну да уянмаячак. Иң мөһиме – занятиеләрне мәҗбүри гамәл итеп түгел, ә мавыктыргыч эш итеп кабул итәргә кирәк. Бу тормышта бар нәрсәне дә сынап карарга кирәк. Никадәр күбрәк тәҗрибә һәм белем туплыйсың, тормыш буйлап атлау да шулкадәр җиңел булачак. Мондый лагерьлар элек тә булды, ә хәзерге чынбарлыкта алар аеруча кирәк. Минем фикеремчә, бу наркотикларга каршы программаларга альтернатива, чөнки балалар һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль, кызык- лы гамәлләр башкаралар. Ә хәрби темаларга булган конкурсларда, төрле чараларда катнашу – болар патриотик тәрбия орлыгы сала торган чара,” – ди лагерьда ял итүче Илгиз һәм Айдар Шиһаповларның әниләре.
Катлаулылардан саналган марш-бросокны десантчылар катлаулы дип түгел, мавыктыргыч, кызыклы дип таптылар. Бу биремне үтәгәндә каска, бронежилет киелә, автомат, противогаз, вещмешок бирелә. Урман буйлап кызу темпта хәрәкәт итәргә, шуышырга, уңга- сулга атарга, өстәвенә шартлы дошманнан качарга да туры килә. Барысы да хәрбиләрчә.
Лазертаг – балаларга иң ошаган уен. Туклану рационы төрле, әзерләнә торган ризыкларны санап бетерерлек түгел.