Минзәлә районында чәчүлекләрнең 40,6 проценты суктырылган

2022 елның 15 августы, дүшәмбе

«Калморза» игенчеләре районда беренчеләрдән булып язгы бодай суктыруга керештеләр.

Минзәлә районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, барлыгы 17 816 гектар чәчүлек суктырылган. Амбарларга барлыгы 88 957 тонна ашлык кергән. «Калморза» хуҗалыгы игенчеләре районда беренчеләрдән булып язгы бодай суктыруга керештеләр һәм 650 гектардан артык мәйдан суктырдылар, уңдырышлылык гектардан 59 центнердан артып китә. Бу хуҗалык 55% уңыш җыеп алды. Шулай ук «Дәүләтов» КФХ игенчеләре 195 гектарда арпа суктыруны төгәлләделәр. 13 августта район басуларында 90 комбайн эшләде, шуларның 74е – хуҗалыклар, 16сы-фермерларга карый. Суктырылган басуларда салам җыю дәвам итә, барлыгы 3395 тонна салам рулоннарына озатылган.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/v-menzelinskom-rayone-obmolocheno-406-protsenta-posevov

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International