Татарстан Республикасының биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2022-2023 елларда аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны тотуга рөхсәтнамәләрне бүлү буенча җирәбәдә катнашу өчен кергән гаризаларны эшкәртү тәмамлануы турында хәбәр итә.
15 июньнән 30 июньгә кадәр барлыгы 701 гариза бирелгән, шуларның 6 923е кабул ителгән.
Барлык гаризалар исемлеге ике вариантта урнаштырылган: гаризалар номерлары буенча һәм алфавит тәртибендә. Әлеге исемлекләр белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Кабул ителгән һәм кабул ителмәгән гаризалар (алфавит тәртибендә) аерым исемлекләр белән бастырып чыгарыла.
Гаризаларны эшкәртү нәтиҗәләре буенча каршылыклар 9 августка кадәр(843) 211-70-78 телефоны буенча кабул ителә.
Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты матбугат хезмәте