Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хәбәр итә

2022 елның 1 августы, дүшәмбе

Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 31 нче июль көнне Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәре Галимҗанова Алия 4 өлкән яшьтәге кеше белән «Күңелемдә гармун моңы " дигән урам бәйрәмендә катнашты. Бәйрәм Тауасты Байлар авылы клубы җитәкчесе тарафыннан оештырылды. Гармунчылар уйнадылар, ә барлык катнашучылар халык җырларын җырладылар. Урамда бәйрәм өстәле әзерләнде, анда барлык теләүчеләрне чәй һәм татар милли ризыгы белән сыйладылар. Бәйрәм төрле җырлар, биюләр һәм күңел ачу белән тулы иде. Барлык катнашучылар да бик канәгать калдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International