2022 елның 26 июленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килүнең көндәлек оператив фаразы

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

2022 елның 26 июлендә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләр комплексы турында шторм кисәтү.

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2022 елның 26 июлендә көндез һәм кич белән (11 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр) урыны белән яшен, җилнең тизлеге секундына 15-20 метр, урыны белән 24 метрга кадәр, аерым районнарда яңгыр һәм бозлавык көтелә.

Казанда: алмашынучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле, урыны белән яшенле яңгыр һәм боз. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, 4-9 м / с, көндез һәм кич белән яшен вакытында 15-20 м / с га кадәр, урыны белән 24 м/с га кадәр, минималь һава температурасы төнлә +17..+19˚. Һаваның максималь температурасы көндез +28..+30˚.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама аръягы буенча: алмашынучан болытлы. Төнлә явым-төшемсез. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән көчле, урыны белән яшенле яңгыр һәм боз. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, 4-9 м / с, яшен вакытында 15-20 м/с га кадәр, көндез һәм кич белән 24 м/с га кадәр минималь һава температурасы төнлә +16..+19˚. Һаваның максималь температурасы көндез +27..+30˚.

Көнбатыш Кама аръягы буенча: алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен һәм боз. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, 4-9 м / с, яшен вакытында 15-20 м/с га кадәр, көндез һәм кич белән 24 м/с га кадәр минималь һава температурасы төнлә +14..+17˚. Көндез максималь һава температурасы +26..+29˚

Көнчыгыш Чулман һәм Кама аръягы буенча: алмашынучан болытлы һава. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен. Көндез һәм кич кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле, кайбер районнарда яшен һәм боз. Җил көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан, 4-9 м / с, яшен вакытында 15-20 м/с га кадәр, көндез һәм кич белән 24 м/с га кадәр минималь һава температурасы төнлә +14..+17˚. Көндез максималь һава температурасы +25..+29˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International