Каникулга кайткан балалар Дусай-Кичү авылында концерт күрсәттеләр

2022 елның 25 июле, дүшәмбе

Дусай Кичү авылында каникулга килгән балалар һәм яшүсмерләр белән "җәйге мизгелләр"дигән концерт оештырылды. Концертта балалар җыр һәм биюдә үз осталыкларын күрсәттеләр. Анда 4 яшьтән 13 яшькә кадәр 29 бала катнашты.
Гөлнара Гайсина, Дусай-Кичү авыл клубы мөдире:
- Әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар, кунаклар концертны җылы кабул иттеләр, ахырда хәтта аягүрә басып алкышладылар. Балаларның каникул вакытында файдалы итеп үткәрүенә без барыбыз да шат. 

Бәйрәм Яңа Мәлкән авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Нәҗметдинов, Гаяз Хөрмәтуллин, Илнар Ильясов, Алмаз Латыйпов ярдәме белән оештырылды.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/deti-na-kanikulakh-pokazali-kontsert-v-dusay-kichu

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International