Ул вертолетта район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов белән районыбыз басуларын карап йөрде, аннары “Заиковский” ҖЧҖ хуҗалыгының күпьеллык үлән басуында районыбызның агрофирма, хуҗалык җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, агросәнәгатькә хезмәт күрсәтүче оешма җитәкчеләре, фермерлар, авыл җирлекләре башлыклары,белгечләр белән киңәшмә үткәрде.
– Сезнең районга аяк баскач күңелгә бераз җылы керде, – дип башлады үз сүзен министр. Соңгы дүрт атна эчендә республикада яңгырлар яумады. Безнең республика югары атмосфера басымы астында, яңгыр болытлары әйләнеп уза, явым-төшем үтеп керә алмый. Корылыклы шартларда үсемлекләрне карбамид белән тукландырырга кирәк. Шулай эшләгәндә корылык шартларында да һәр гектардан уңышны өч центнерга кадәр арттырырга була, бу республика буенча ярты миллион тонна ашлык дигән сүз. Сезнең районда яшел урак оешкан төстә бара, кайбер күпьеллык үлән басулары картайган, аларны яңартырга кирәк, – диде ул. Терлек азыгы әзерләү буенча аграрийларга җитештерүчәнлекне арттырып, сөт һәм итнең үзкыйммәтен киметү максатында 1,5 еллык терлек азыгы запасын хәзерләргә кирәклеген билгеләп үтте. Ул шулай ук сөт җитештерү һәм сату турында да сүз кузгатты. Быел сөткә ихтыяҗ берникадәр артачак, чөнки Белоруссиядән Россиягә сөт керү бераз кимегән. Авыл хуҗалыгы техникасын яңарту буенча махсус 60-40 исәбеннән программа кабул ителде, әлеге программа буенча яңа техника алып булачак. Комбайнны арендага да алырга була, моның өчен 800 мең сум түләргә кирәк. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Салахов: «Булганы белән эшлибез, хуҗалык җитәкчеләре үзләрендә ситуацияне беләләр». Төп көтүгә таналар кертү буенча эш алып барабыз, моның өчен әзер фермалар бар, артта калмыйча, нәтиҗәле эшләргә омтылабыз, диде.