Биш көн дәвамында яшь армиячеләр стройда йөрү, утлы корал куллану, физик һәм тактик әзерлек буенча осталыкларын күтәрде, гомуми гаскәри дисциплинаны өйрәнде, барлык подразделениенең эш- гамәлләренең бердәм булуына иреште. Тулы канлы хәрби тормыш белән яшәделәр дияргә була.
Кыр җыеннары чорында өч взвод үсмер стройда йөрергә, урында хәрәкәт итәргә өйрәнделәр, автомат сүтеп җыю күнекмәләрен ныгыттылар, граната атарга өйрәнделәр, йөгерү, тартылу, пневматик винтовкадан атуны камилләш- терделәр, барлык нормативларны вакытка тапшырдылар.
Бу җыеннарда шунысы яңалык булды – реаль вакытта һәм ачык һавада бара торган югары технологияле заманча һәм популяр булган лазертаг уены. Аның асылы шунда ки, бластер-автоматтан зарарлы булмаган лазер утлар белән ату. Уенчының киеменә яисә махсус жилетка беркетелгән махсус датчикларда бластер- автоматның лазер уты чагылуы уенчыны җиңү булып санала.
Егетләрнең көнкүреше хәрби чынбарлыкка ярак- лаштырылган, биредә армия режимы да, кизү тору, команда буенча яшәү дә кертелгән. Кизү торучы отделение лагерьда тәүлек буе кизү тора, постта каравылда тора, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнә. Занятиеләр минутлап бүленгән, алардан соң егетләрне концерт программасы көтә: алар анда җырлыйлар, гитарада уйныйлар. Бу җыеннар армия тормышына адаптация узарга ярдәм итәчәк, егетләргә үзләрен ныклыкта, түземлектә сынарга мөмкинлек бирә. Кем белә, бәлки кем дә булса киләчәк тормышын Ватанны саклауга багышлар?