Сабантуй

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Бәйрәмне ачуда рай­он һәм шәһәр урта мәктәпләре укучылары, урта махсус уку йортла­рында укучылар, район авылларының фольклор ансамбьләре, драма те­атры артистлары катна­шачак. Авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгылар колоннасы, спортчылар колоннасы мәйдан буйлап узачак. Сабантуйны ачу тантана­сы парашютчылар чыгы­шы белән тәмамланачак.

Программада: традиция буенча авыл хуҗалыгы, җитештерү өлкәсендәге алдынгыларны бүләкләү, татар-башкорт милли уены – көрәш, ат чабыш­лары, уеннар һәм аттрак­ционнар, спорт ярышла­ры.

Сабантуй ярминкәсендә районның барлык хуҗа- лыклары үз продукци­ясен тәкъдим итәчәк, сәүдә һәм җәмәгать туклануы нокталары эшләячәк.

Автобуслар шәһәрнең Октябрь мәйданыннан һәм «Агыйдел» кибете яныннан йөриячәк. Са­бантуйга гаиләләрегез, туганнарыгыз, дуслары­гыз белән рәхим итегез!

                Сабантуйлары 7 июнь көнне Юртауда – 11 сәгатьтә, Урыста – 15 сәгатьтә, Иркәнәш һәм Хуҗәмәттә – 16 сәгатьтә, Николаевкада – 18 сәгатьтә,

                9 июньдә, 14 сәгатьтә – Юга­ры Тәкермән авылында, 16 сәгатьтә – Тулбай, 18 сәгатьтә – Мияштә,

                12 июнь көнне 11 сәгатьтә – Кызыл Төбәктә, 16 сәгатьтә Дәвектә булачак.

                Ә башка авылларда – Мөшеге, Аю, Воровский, Кадрәктә – 8 июнь көнне 10 сәгатьтә, Бикбау, Яңа Мәлкәндә – 11 сәгатьтә, Тупачта – 13 сәгатьтә, Наратлы Кичү, Байлар һәм Гөлектә – 15 сәгатьтә, Калморза­да 17 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International