Экологик викторина уздыру традициягә әверелеп бара. Аның быелгысын 7 нче санлы балалар бакчасы уздырды. “Бу ел экологиягә, әйләнә-тирә мохитны саклауга багышланган һәм бу проблема бик актуаль. Мондый чаралар ярдәмендә без туган якка мәхәббәт уятабыз, алар һәрчак табигатьтә уза”, – ди бакчаның өлкән тәрбиячесе Наталья Лаврентьева.
Катнашучылар этап буенча танып белүне үстерә торган, кызыклы биремнәр башкарды, үз белемнәрен күрсәтте, сорауларга җавап бирде, баллар җыйды. Балалар янына кунакка Убырлы карчык, Шүрәле һәм Су анасы килгән иде, алар физминутка үткәрде.
“Ашарга яраклы гөмбә-ләрне кәрзингә тутыр” биреме аеруча кызыклы узды. Бу балалар өчен кызыклы уен гына түгел, ә киләчәктә, ата-аналары белән гөмбәгә барганда файдалы булган танып белү күнекмәсе дә.
Викторина нәтиҗәләре буенча 2 нче балалар бакчасы командасы беренче урынга чыкты, 7 нче бакча – икенче, 6 нчы һәм 8 нче бакчалар өченче урынны яулады.