Барысы да шәһәребезнең атаклы сынчысы, агачка җан өрүче Нәҗмиев Ринат Хади улының күңел җылысы белән сугарыл
ган зур иҗатының матур җимешләре алар. Яше җитмештән артса да, ул әле дә кулыннан инструментларын төшерергә җыенмый.
– Зинһар, башка бүлмәләргә күз ташламагыз, анда керешле түгел, – дип искәртте Ринат Хадиевичның 50 ел бергә яшәгән хатыны Ольга Александровна үзләре белән шул матур юбилейлары уңаеннан очрашырга килгәч.
Бер килгәч, ничек күз ташламыйсың инде. Чыннан да йокы бүлмәсенең берсе һәм балкон тоташ эш инструментларыннан, материалларыннан тора. Гаҗәеп сәнгать әсәрләре балта белән юынып кына дөньяга килми шул. Агач, сөяк материалларына җан өрер ө чен чын ювелир кебек эш итәргә кирәк. Нәҗмиевларның заллары исә музейны хәтерләтә: карап, тел шартлатып йөрер нәрсәләр күп монда. Бизәкләре кабатланмаган шкатулкалар, сувенир кашыклар, җәнлек, кош сыннары, хәтта атаклы Минзәлә күперен кертеп ясалган Минзәлә шәһәре күренешенә хәтле бар. Әнә, холодецка дип алынган сөяктән күз алгысыз ваза килеп чыккан. Каен түнтәреннән (капа) ясалган яссы ваза исә шедевр дәрәҗәсендә башкарылган. Бәхеткә, мондый сәнгать әсәрен аңлаучылар бар, шуның берсен бик яхшы бәягә сатып та җибәрә алган оста. Бүләккә дип тә күп эшли Ринат Хадиевич. Килененең туган көненә агачтан ясалган шкатулкасы әзер инде. Бүләк дисәң дә бүләк!
Ә хуҗабикә Ольга Александровна чигеш, бәйләм остасы. Залларының бер як стенасы аның крест рәвешендә чигелгән картиналарыннан тора. Бу шөгыль дә осталык, түземлелек сорый. Моннан тыш эскәтерләр, кием-салым да бәйли оста куллы ханым. Журналлардан алган үрнәкләрне еш куллана.
– Киленнәрем, оныкларым бик яратып кияләр мин бәйләгән киемнәрне, – ди Ольга Александровна.
Менә шундый ике оста, ике иҗат кешесе 50 ел бергә матур гомер кичерәләр. Аларның бер генә дә буш вакытлары юк, чөнки алтын куллары бер генә дә тик тора белми. Әле Ринат Хадиевич балалар иҗат йортында үз шөгыле буенча түгәрәк тә алып бара.
Ринат Хадиевич үзе төп Минзәлә кешесе. Армиядән кайткач, 2 нче урта мәктәпкә физика кабинетына лаборант булып эшкә урнаша. Ә физик кем? Горький шәһәреннән юллама белән Минзәләгә эшкә кайткан Ольга исемле чибәр кыз. Менә шулай булачак хатынының кул астында эшләргә дә туры килә кичәге солдатка. Бу 1962 ел була, ә 63 тә яшьләр өйләнешәләр. ЗАГСта ремонт бара, баскыч астында язылышырга туры килә, 14 май була бу.
– Ринатның әти-әнисе авыл хуҗалыгы техникумында укыталар иде. Булачак киленнәренең, минем була инде, рус милләтеннән булуы аларны борчымады, мине җылы кабул иттеләр. Мөнәсәбәтләребез гел әйбәт булды. Татарча өйрәнергә исәбем дә бар иде, әмма ул чакларда бу мөмкин түгел иде, курслар да юк, пособиеләр дә. Ринат үзе дә рус телле булгач, гаиләбездә тел буенча киеренкелек булмады, – дип сөйли Ольга Александровна.
– Гаиләдә нинди ул Ринат Хадиевич, аның шөгыле сезгә ошыймы?– дигән сорауга ул:
– Агачтан чыккан чүпләргә эчем пошкан чаклар булды, әмма каршы килмәдем. Ул агач, сөякләр белән кайнаша, мин бәйләп утырам. Кызып китә торган гадәтенә дә ияләштем, яхшы кешенең кимчелеге бик күренми аның. Менә ашарга пешерә белми инде, нихәл итәсең, – дип җаваплады.
– Юк, мин һәрвакыт этләремә үзем ашарга пешердем, – дип килешмәүчән- леген белдереп алды хуҗа.
Ринат Хадиевич оста аучы да. Элек гел эт тотканнар. Ә балык тотарга бөтен гаилә белән бергә йөргәннәр. Ольга Александровнаның да яраткан шөгыле бу, малайларыныкы да. Әти-әни икесе дә педагог булгач, җәйге яллары озын, балыкка гына түгел, урманга да баралар, спортзалга да – волейбол уйныйлар. Бөтен җиргә дүртәүләп йөриләр. Малайларга урам “тәрбиясе” йогарга өлгерми. Уллары исә өчәү аларның: Роберт, Артем, Тимур. Барысы да гаиләле, дүрт оныклары үсә Нәҗмиевларның. Ныклап аралашып, бер казанда кайныйлар һаман.
Ольга Александровна 2нче, 1нче мәктәпләрдә укыта, әмма 30 елдан артык педагогик эшчәнлегенең зур өлеше педагогия училищесына туры килә. Укучылары белән һаман да аралары өзелмәгән, яраткан укытучыларын онытмыйлар алар, өйләренә дә киләләр, берәр җирдә җыелышып та утыралар.
Ринат Хадиевич та озак еллар педагогия училищесында укыта – тар белгечлек предметын, икенче төрле әйткәндә, хезмәт дәресе алып бара. Бу вакытта инде читтән торып педагогия институтын тәмамлаган була. Скульптура, рәсем ясау, яндырып сурәт төшерү, агач белән эшләү керә моңа. Мондый укытучысы булган уку йорты бәхетле ул. Минзәләнең тагы бер атаклы сынчысы Юрий Иванович Урошников – аның укучысы. Тауасты Байлар авылы мәктәбе директоры Марс Хәмидуллин, сәнгать мәктәбендә эшләүче Елена Митюшкина, Николаевка мәктәбе укытучысы Марина Марамытова, Тәкермәннән балалар бакчасы тәрбиячесе Альбина Әхмәтова, педкөллияттә эшләүче Шәүкәт Солтанов та аның укучылары, барысы да оста куллылар.
Кулың һөнәр белгәч, аның матди файдасын да күрәсе килә, әлбәттә. Узган ел коррекция интернат мәктәбе үзләре катнашкан чараларның берсендә Ринат Нәҗмиевның кул эшләрен сатып кайтканнар, бик яратып алганнар аларны. Быел исә Ринат Хадиевич аларны Сабантуйга алып чыгарга тели. Останың һәр өй эчен бизәп торырлык әйберләренә сорау булачагы бәхәссез.
Ә үзләренең фатирларында 20 ел элек алган мебель.
– Миңа филенчатый ишекләр кирәкми. Чәйне алюмин кружкадан эчсәм ни дә, хрусталь савыттан ни – аермасы юк миңа. Ашарга булсын да, рәхәтләнеп йокларлык сәламәтлек булсын, – ди Ринат Хадиевич, катлаулы тормышны гади генә фәлсәфә кысаларына кертеп.
Менә 1 мәктәп янында торучы ул ясаган теремокны, өч агач куян, бер аюны җимереп киткәннәр, шуңа йөрәге бик әрни. Подъездлары каршында ул е л с аен п ионнар, т юльпаннар үстерә – шуларны йолкып китүче бәндәләргә дә үпкәсе зур аның. Җимерергә түгел, иҗат итәргә кирәк, үзеңнән соң якты эз калдырып китәргә кирәк бу дөньяда. Ирле-хатынлы Нәҗмиевлар менә шулай яши. Моннан 50 ел элек кавышып бәхетле, тулы канлы тормыш кичергәннәр алар, бүген дә бер- берсенә мәхәббәтен, хөрмәтен сүрелдермичә балаларына гына түгел, шәһәребезгә файдалы кешеләр булып гомер кичерәләр. Бәхетегез, сәламәтлегегез тагын озак елларга җитсен!