Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов МӨРӘҖӘГАТЕ

2013 елның 7 мае, сишәмбе

Республикабыз Дәүләт Советы, Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үзем сезне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 68 еллыгы уңаеннан кайнар котлыйм!

1945 елның 9 мае – иле­без, күпмилләтле хал­кыбыз һәм һәр гаилә яз­мышында иң әһәмиятле вакыйга. Тез чүктерелгән Рейхстагта бу көнне ке­шелек тарихында иң дәһшәтле, канкойгыч, ко­точкыч сугышның ахыр­гы сәхифәләренә нокта куелды. “Яшь аралаш” бәйрәм ителә торган Бөек Җиңүнең даны ел­лар узу белән яктырак балкый, сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватан­га тирән мәхәббәт чагы­лышы булып тора.

Миллионлаган ватандаш- ларыбызның һәм Җир шарындагы барлык иге­лекле кешеләрнең рухи ныклык күрсәтеп көрәшүе нәтиҗәсендә дөнья бөтен бер халыкларны, дәүләтләрне юкка чыгару белән янаган нацизм кол­лыгыннан котылды. Җиңү гаять зур югалтулар бәрабәренә яуланды. Ту­ган җир даны һәм азатлы­гы өчен гомерен дә кыз­ганмаган каһарманнар турындагы якты истәлек йөрәкләребездә мәңге сакланыр!

Татарстаннан гына да явыз дошманга кар­шы сугышка җиде йөз меңнән артык кеше китте, шуларның яртылашы ди­ярлек туган нигезләренә әйләнеп кайтмады. Су­гыш һәрбер йортның бусагасын атлап керде һәм яхшылардан да иң яхшыларның гомерен алды. Муса Җәлил, Ми­хаил Девятаев, Мәгубә Сыртланова, Петр Гав­рилов, Гани Сафиуллин, Николай Столяров, Гази Заһитов, Михаил Си­монов һәм Татарстан җиренең башка бик күп каһарманнарының шан­лы исеме үлемсез. Алар барысы да рәхмәт хисе тулы йөрәкләребездә, шәһәр һәм бистә, урам һәм мәктәп атамала­рында, һәйкәлләрдә, му­зейлар һәм мемориал­лар экспозицияләрендә мәңгеләштерелде.

Дошманнан үч алу теләге белән фабрика һәм за­водларда көнне төнгә ялгап корал койган, ал­ны-ялны белми колхоз кырларында, тылдагы госпитальләрдә, фән, мәгариф һәм мәдәният у ч р е ж д е н и е л ә р е н д ә хезмәт куйган фидакарь- ләрне һәрчак тирән ихти­рам һәм олы рәхмәт хисе белән искә алабыз. Татар­стан һәм аның данлыклы башкаласы – борынгы Казан каласы – дошман­ны җиңүгә һәм хәрабә хәленә китерелгән ха­лык хуҗалыгын торгызу эшенә зур өлеш кертте.

Без ихлас күңелдән каһарман җиңүчеләр буыны вәкилләре – ка­дерле ветераннарыбыз­га тиңдәшсез батыр­лыклары өчен рәхмәт хисләребезне җиткерә- без һәм аларның тор­мыш шартларын ях­шырту, республиканың иҗтимагый тормышын­да актив катнашуларын тәэмин итү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Ветераннарның күбесе, инде олы яшьтә булу­ларына карамастан, бүген яшьләргә хәрби- патриотик тәрбия бирү эшендә катнашалар, бу исә буыннар чылбы­ры өзелмәвенең ачык гәүдәләнеше булып тора. Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилеен бәйрәм итүгә әзерлек моның әһәмиятен тагын да арт­тыра. Хөрмәтле ветеран­нар, безне сөендереп, арабызда мөмкин кадәр озаграк яшәсәгез иде!

Җиңү Көнен якынайтуга үзеннән өлеш керткән, җиребезгә тыныч һәм азат тормыш алып килгән һәркемгә мәңгелек дан!

Кадерле татарстанлы­лар, сезнең һәммәгезгә бәхет, исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим. Җиңү Бәйрәме котлы булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International