Минзәләдә БВС ветеранын туган көне белән котладылар

2021 елның 14 июне, дүшәмбе

Минзәләдә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны  Пожалуева Роза Рахимовна 97 яшен тутырды.  

Роза Рәхим кызы Әстерхан өлкәсе Красный Яр авылында туган.  Сугыш башланганда Актаныш районында эшли, 1943 елда фронтка китә. ВНОС батальонының 85 нче бүлекчәсендә хезмәт итә. Сугыштан соң Минзәлә шәһәрендә культпросветучреждениедә эшли. Аны Минзәлә шәһәр Советына депутат итеп сайлыйлар.

Роза Рәхим кызының күпсанлы Хөкүмәт бүләкләре, рәхмәт хатлары, мактау кәгазьләре бар, "1941-1945 елларда БВС фидакарь хезмәт өчен" медале һ.б.лар белән бүләкләнгән.

Хөрмәтле Роза Рәхимовна!
Туган көнегез уңаеннан эчкерсез котлауларны һәм изге теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, озын гомер, якыннарыгыз ихтирамын теоп яшәвегезне телим.
 

Хөрмәт белән,
Минзәлә муниципаль район башлыгы
А.Ф. Сәлахов.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International