Квалификация күтәрү "вакытыннан алда ялга чыгучыларның" пенсия стажына кертелә

2021 елның 10 июне, пәнҗешәмбе

Ташламалы стажны учетка алу тәртибен үзгәртүче Хөкүмәт карары көченә керде. Сүз эшләүчеләрнең һөнәри белем биргән һәм өстәмә белем биргән чорларын махсус стажга кертү турында бара.

Яңа тәртип картлык буенча вакытыннан алда пенсиягә хокукы булган Минзәлә районында яшәүчеләргә кагыла.

Мондый үзгәрешләр һөнәре буенча даими төстә квалификация күтәрүне таләп итүчеләр өчен актуаль. Иң беренче чиратта мәгариф һәм сәламәтлек саклау хезмәткәрләре. Моңа кадәр "вакытыннан алда ялга чыгучылар" стажына бары тик эшләгән чоралар, эшләүченең больничныйда яки ел саен бирелә торган ялда булу чорлары гына исәпләнә иде.

Хәзер исә эш бирүче эшләүчеләргә уздыра торган һөнәри белем һәм өстәмә һөнәри белем биргән чорлары да кертелә. Бу вакытта эшләүче эшне башкармаска да мөмкин, әмма кануннар нигезендә аның эш урыны, уртача хезмәт хакы саклана һәм мәҗбүри пенсия тәэминатына иминият взнослары түләнгән.

Ел саен район буенча 80 гә якын кеше "ташламалы" пенсия рәсмиләштерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International