Узган ел Минзәлә урманчылары мондый ял итү урыннарын безнең якларда өч урында ясап куйганнар иде: берсе М-7 автотрассасы буенча Иске Маҗынга кереп киткән борылыштан Уфага таба бераз күтәрелгәч, икенчесе – Дыреевка тирәсендә, өченчесе “Лесной” чишмәсенә кереп киткән борылыштагы урман куенында. Быел урманчылар безне нинди могҗизалар белән шаккаттырмакчылар соң? “Минзәлә урманчылыгы” ДКУның баш дәүләт урман инспекторы урынбасары Марсель Ханнанов белән әңгәмәбез шул хакта.
– Марсель Мулланурович, ял итү урыннарының проектлары сезгә югарыдан, министрлыктан килдеме, әллә бу сезнең, урманчыларның иҗат эшеме?
– Безнең урман хуҗалыгы министрлыгы кыш аенда ук һәрбер урманчылыкка федераль һәм респуб-лика дәрәҗәсендәге автоюллар буйларында, шулай ук халык күп йөри торган урман фонды участокларында ял итү урыннары төзү буенча күрсәтмә биргән иде. Шушы уңайдан без үзебезнең иҗат җимешебезне – “әкият утраучыклары”ның эскизларын министрлыкта февраль аенда ук раслаткан идек. Урман куенында мондый ял итә торган урыннар булдыруның төп максаты урман фонды саналган участокларны төзекләндерү, билгеле. Әмма быел бу эшкә зур игътибар бирелә, чөнки алда көтелгән Универсиадага килүче кунакларны республика буенча экскурсияләргә йөртү күздә тотыла, шуның йогынтысы да бар.
– Мондый ял итү урыннарын быел ничә урында һәм кайчан төзү күздә тотыла?
– Безнең урманчылык мондый ял итү урыннарын алты урында төзиячәк, шуларның икесе Минзәлә якларына туры килә. Икесе дә М-7 федераль автотрассасы буенча, берсе – Усай авылы каршындагы посадкада, икенчесе – Мәлкән авылы борылышындагы урман куенында. Усайдагысы буенча җаваплы итеп Юртау урманчылыгы урманчысы Зиннур Сираев, Мәлкән борылышындагысына Минзәлә урманчылыгыннан Валерий Иванов беркетелде. Мондый йортчыкларны ясап, фотоларын 10 майга кадәр электрон формада министрлыкка тапшырырга тиешбез.
– Сүз дә юк, мондый әкияти утраучыкларны юлчылар сюрприз буларак кабул итәләр. Ә аны ясаучылар, иренмичә ял итү урыннары төзеп куючы урманчыларыбызга кызыксындыру чаралары кулланыламы?
– Урман фондын төзекләндерү быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “ТРның иң яхшы урманчылыгы-2013” республика конкурсы кысаларында башкарыла. Ел азагында моңа нәтиҗә ясалачак, ә җиңүчене саллы бүләк көтә.
– Йортчыкларны, беседкаларны төзү буенча нинди дә булса таләпләр куелганмы, алар өчен чыгымнар күпмегә төшә?
– “Әкият утраучыкла- рын”дагы йортчыклар, беседкалар архитектура ягыннан тыйнак, әмма зәвык белән эшләнгән, җәлеп итәрлек булырга тиеш, дигән таләп куелды, билгеле. Аларны төзү өчен җирле материалны куллану зарурлыгы да әйтелде. Без дә һәрбер ял итү урыны башкаларыннан нинди дә булса бер үзенчәлек белән аерылып торсын дип тырыштык. Усай янындагысы беседка формасында төзелә, аның чыгымнары 15 мең сум тирәсе, Мәлкән борылышында “тавык аягында” торучы избушка куелачак, ул агач бурадан ясала, анысының чыгымнары 40 мең сумга төшә. Бу өйчекләр юлчылар туктап, табигать кочагында уңайлы шартларда ял итеп алсын, дигән изге уй белән эшләнә. Андый урыннарда өс- тәл, эскәмияләр һәм... бәдрәф, чүп-чар өчен контейнерлар да урнаштырып куелачак. Әлеге тукталышларда ял итеп алучылардан фәкать бер нәрсә таләп ителә – үзләре өчен тудырылган уңайлы шартларның, матурлыкның кадерен белү, саклау һәм кеше хезмәтен бәяләү.