РПФның Минзәлә районы Клиентлар хезмәте хезмәткәрләре коронавирустан привикалар ясатты

2021 елның 18 мае, сишәмбе

Минзәлә районында Covid - 19 тан массакүләм вакцинацияләү бара.

Район предприятиеләренең күп кенә коллективлары бу акциягә кушыла. Пенсия фонды хезмәткәрләре шулай ук читтә калмады һәм беренчеләрдән булып коронавирустан прививка ясатты.

Вакцинацияләүнең мобиль пункты эш урынында урнашкан.

- Без көн саен аерым куркыныч зонасында булган клиентлар белән эшлибез. Шуның өчен үзебезне һәм клиентларны саклауны үз бурычыбыз дип саныйбыз һәм вакцинация узарга булдык. Хезмәткәрләрнең прививкадан соң температура реакциясе, башка күренешләр күзәтелмәде, - дип аңлатма бирде бүлек җитәкчесе Алсу Ганиева.

http://menzela.ru/news/tema-dnya/sotrudniki-klientskoy-sluzhby-pfr-menzelinskogo-rayona-sdelali-privivki-ot-koronavirusa

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International