Хөрмәтле гражданнар!
Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсеннән мәгълүмат керде:
18 майда 14.25 сәгатьтән 21 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы хакында консультация – кисәтү
Якын сәгатьләрдә 18 май көнне көн ахырына кадәр һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә кыска вакытлы көчәючән җил белән - 15-20 м/с яшенле яңгыр булуы көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Идарәсе тәкъдим итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә, бүлмә эчендә калырга тәкъдим итәбез. Балаларны караучысыз калдыру тыела.
2. Җил көчәйгәндә урамад калгансыз икән, җир асты кичүләрендә яки бина подездларында калырга тәкъдим итәбез. Көчле җилдән йорт диварларына ышыклану тыела, чөнки түбәдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты туктый торган урыннарга, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.