Әлфия Когогина: Закон проекты торак белән алыш-биреш вакытында гражданнарның хокукларын яклауны тәэмин итәчәк

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Дәүләт Думасы йортларның тузган хәлдә һәм яшәү өчен яраксызлыгы турында гражданнарга мәгълүмат бирү механизмын булдыруга юнәлтелгән закон проектын өченче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина инициативаны шәрехләде:

«Күчемсез милеккә бердәм дәүләт теркәвеннән (ЕГРН) өземтә соратканда күпфатирлы йортның авария хәлендә булуы,яшәү өчен яраксыз булган фатирлар һәм индивидуалҗ торак йортлар турында мәгълүмат алырга була. Андый мәгълүматләр халыкның мәгълүматле булу дәрәҗәсен күтәрә һәм торак белән алыш-биреш вакытында гражданнарның һәм юридик затларның хокукларын яклауны тәэмин итә".

Канунны 2022 елның 1 февраленнән гамәлгә кертергә тәкъдим итәләр.

Күпфатирлы йортлар һәм авария хәлендәге һәм яшәү өчен яраксыз булган күпфатирлы йортлар һәм торак бүлмәләр турында мәгълүматләр компетентлы органнар тарафыннан Росреестрга 2022 елның 1 июленнән соңармыйча җибәререлргә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International