Элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләмәләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортлардагы аншлагларның татар телендәге язмаларында һәм атамаларындагы хаталарны ачыклауга Татарстан Республикасы халкын җәлеп итү буенча конкурс

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Конкурс Татарстан Республикасы Президентының 06.07.2020 елдагы "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча комиссия турында"гы №УП-384 Боерыгы нигезендә булдырылган  Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен үстерү һәм саклау мәсьәләләре буенча комиссия (алга таба - Комиссия) инициативасы буенча уздырыла.

Конкурсны оештыручы (алга таба – Оештыручы) – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча сәкаләтле вәкил – Баш модератор "Халык контроле".

Конкурсның модераторы (алга таба – Модератор) – Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты  – модератор "Халык контроле".

Электрон адрес iyali.anrt@mail.ru яки адресы буенча: 420111, Казан ш., Карл Маркс ур., 12.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International