Әлфия Когогина: Банклар "ипотека каникуллары"н бирүдә кире кагуның сәбәпләрен күрсәтергә тиеш

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

"Ипотека каникуллары"н бирүдән баш тартканда банкларга сәбәпләрен күрсәтү бурычын куючы канун Дәүләт Думасы тарафыннан соңгы укылышта кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде: "Очрашуларда һәм гражданнарны кабул итүләрдә  банклардан кире элемтә алу мөмкинлеге булмаудан, кредитны кичектерү алырга теләгәндә коммуникация төзү мөмкин булмаудан зарланалар. Без кабул иткән закон проекты килешү процессын нәтиҗәле оештыруга, иң беренче чиратта авыр тормыш хәлендә калган заем түләүче мәнфәгатьләренә юнәлтелгән".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International