Оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән атналык эшлекле утырыш узды

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Бүген район башлыгы Айдар Сәлахов атналык киңәшмә уздырды, анда җитәкчеләр алдына алдагы атнада башкару өчен бурычлар куелды. Шулай ук утырыш барышында башлык "Уен" бию ансамблен "Танцемания" Халыкара конкурсында югары бүләк алуы белән котлап, диплом тапшырды.

Үсеп килүче буынның мәдәни һәм социаль-әхлакый тәрбия үсешенә зур өлеш керткән ансамбльнең алыштыргысыз җитәкчесе Роза Биктаһировага рәхмәт сүзләре җиткерде.

Ул үз чиратында район башлыгы Айдар Сәлаховка, район Башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиевка һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраевка катнашучыларның яхшы хәзерлеге һәм югары нәтиҗәләре өчен оештыру комитетыннан Рәхмәт хаты тапшырды.

Соңрак катнашучыларны түбәндәгеләр белән таныштырдылар:

«Санитар-экологик икеайлык кысаларында башкарылган эшләр һәм районны төзекләндерү буенча киләчәккә планнар турында" - шәһәр башлыгы урынбасары Роза Салдаеева;

«Халыкны вакцинацияләү һәм җәмәгать урыннарында санитар режим үтәлеше буенча башкарылган эшләр турында" - район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Нэля Бикеева;

«Балаларның җәйге ялын оештыру планнары һәм районның сәламәтләндерү лагерьларының эш режимы турында", - район мәгариф бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев һәм "Веста" КЯҮ директоры Ирина Михайлова.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International