Чит ил гражданинына СНИЛСны ничек рәсмиләштерергә

2021 елның 17 мае, дүшәмбе

Минзәлә районында Клиентлар хезмәте искәртә: Россия Федерациясендә һәрбер гражданинның шәхси (персонификацияләнгән) учет системасында теркәлүен раслаучы документы булырга тиеш.

Анда шәхси лицевой счетның иминият номеры күрсәтелә (СНИЛС).

Чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар да персональ учет системасында теркәлергә тиеш:

- Россия Федерациясе территориясендә даими һәм вакытлыча яшәүчеләр;

- Россия Федерациясе территориясендә вакытлыча яшәүчеләр.

Чит ил гражданинының (гражданлыгы булмаган) СНИЛС рәсмиләштерү өчен шәхесне раслаучы документы булырга тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International