Яр Чаллыда "Форпост" яшьләрнең хокук саклау хәрәкәтендә катнашучылар арасында зона спартакиадасы узды.
Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогия көллияте командасы Минзәлә районын тәкъдим итте. Команда беренче урынга чыкты һәм июнь аенда Казанда узачак спартакиаданың финалында катнашу хокукына ия булды.