Әлфия Когогина: Теге яки бу товарны сатып алуга ялыктыргыч чакырулар халыкның эшенә һәм ялына комачауларга тиеш түгел

2021 елның 14 мае, җомга

Дәүләт Думасы кибетләргә һәм сәүдә үзәкләренә якын яшәүче халыкны бәйләнчек тавышлы рекламалардан саклаучы "Реклама турында" Федераль законга үзгәрешләрне икенче укылышта кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина новелланы шәрехләде:

«Март аенда инициатива беренче укылышта кабул ителде, без аны үз округларыбызда һәм территорияләрдә яшәүчеләр белән тикшердек. Сүз дә юк, теге яки бу товарны яки хезмәтне сатып алуга бәйләнчек чакырулар халыкның эшенә һәм ялына комачау итәргә тиеш түгел. Без сайлаучыларыбыздан кире элемтә алдык, һәм килгән тәкъдимнәр нигезендә закон проекты безнең Комитет тарафыннан икенче укылышка эшләнеп бетте".

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International