Әлфия Когогина: Банклар "ипотека каникулларын" бирүдән баш тартуның сәбәпләрен күрсәтергә тиеш

2021 елның 14 мае, җомга

"Ипотека каникуллары"н бирүдән баш тартканда, банкларга сәбәпләрне күрсәтү бурычын куючы закон Дәүләт Думасы тарафыннан соңгы укылышта кабул ителде.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацияле үсеш һәм эшмәкәрлек буенча комитет рәисе урынбасары Әлфия Когогина шәрехләмә бирде: "Очрашуларда һәм кабул итүләр барышында гражданнар еш кына банклардан кире элемтә алып булмаудан, кредит буенча түләүләрне чигерү алырга тырышканда коммуникация төзү мөмкин булмаудан зарланалар. Без кабул иткән закон шартнамә төзү процессын нәтиҗәле оештыруга, иң беренче чиратта авыр тормыш хәлендә калган заем алучы мәнфәгатьләрендә, юнәлтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International